Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
7 август 2022, 10:50

Күлмәксез хатын

Сигез сәгать ашау, сигез сәгать эчү, сигез сәгать ярату кешенең хәленнән килми. Ул сигез сәгать эшли генә ала.

Күлмәксез хатын
Күлмәксез хатын

* * *

Бер хатын корпоративтан кайта:

– Кадерлем, кычкырынма, хәзер барысын да сөйләп бирәм. Барысы да эчте, мин эчмәдем, калган хатын-кызлар ирләр белән үбеште, мин үбешмәдем. Салат ашадым, биедем, конкурсларда катнаштым. Тәртипле йөргәнмен бит?

– Ә күлмәгең кайда?!

 

* * *

Аталлы-уллы ике суалчан тирестә казына.

– Әти, ә менә алмада яшәве рәхәттер ул, әйеме?

– Искиткеч!

– Ә грушада яшәве?

– Җәннәттәге төсле!

– Ә нигә алайса без тирестә яшибез?

– Улым, беләсеңме, шундый нәрсә бар инде, Ватан дип атала ул.

 

* * *

Берәү мәчеткә килә:

– Мулла абзый, четерекле мәсьәлә белән килдем… Песигә ясин чыгарга кирәк иде.

– Ә, юк, туган, булмый. Менә юл аша гына эшкуарлар мәчете, алар акчага барысын да эшли.

– Белмим шул, акчам җитәр микән, миндә бит мең генә доллар.

– Ә ник аны башта ук әйтмәдең песиеңнең мөселман икәнен.

 

* * *

Күз врачы – авыруга:

– Миндә сезнең өчен яхшы һәм начар яңалык бар. Кайсыннан башлыйм?

– Яхшысыннан, доктор.

– Тиздән сез күзлексез укыячаксыз.

– Булмас! Бу могҗиза, доктор! Мин күзлек киеп тә берни күрмим диярлек бит! Күзлексез ничек укырмын икән? ,

– Бармакларың белән, кадерлем, бармакларың белән!

 

* * *

Физкультура укытучысының 70 процент сүз байлыгы сызгырудан тора.

 

 

Фото: Pinterest

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: