Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
6 август 2022, 09:05

Озын сүзнең кыскасы... (2)

Хәзер кызлар борын чөйми, арт чөя.

Озын сүзнең кыскасы... (2)
Озын сүзнең кыскасы... (2)

Тере кешенең дә җансыз булуы мөмкин.

Үз хатаңны заманга йөкләмә.

Ялагайлар үргә менә, горурлар гүргә керә.

Югарыга баскычка басып кына түгел, кеше башына басып та менәләр.

Әйткән сүз – аткан ук, диләр. Ләкин ул кеше күңеленә кадалмасын.

Күңел тынычлыгы теләсәң, авызың ябык булсын.

Тел тибрәлгәндә ми йоклый.

Гаилә таркалганда ил селкенә.

Тел бистәсе сүз боткасы пешерә.

Беренче мәхәббәт – сагынып сөйләргә, икенчесе – соңгы чиккәчә сыкранып сөйрәргә.

Хәзер кызлар борын чөйми, арт чөя.

Истә тот – агулы җимеш матур булучан

Без җырладык яшьлектә: “Кызлар кия кызыл ыштан, безгә карасы да юк”. Бүген яшьләр болай дип такмаклыый: “Без кимимбез сәпсим ыштан, аны саласы да юк”.

Мәхәббәт баштан башлап кесәгә кадәр тәэсир итә.

 

Гали ГАТАУЛЛИН,

Бүздәк районы.

 

Фото: picsy.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: