Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
4 август 2022, 09:30

Озын сүзнең кыскасы...

Ялкау хатын – ир газабы, ялкау ир – ил газабы.

Озын сүзнең кыскасы...
Озын сүзнең кыскасы...

Вахтовик ирне күршедәге Вахит алыштыра.

Хатын-кыз чын йөзен яшерер өчен бизәнәдер, күрәсең.

Картая-картая, хатын-кызның косметичкасы да зурая.

Хатын-кыз күләгәң кебек: син барасың – ул кача, син качсаң, ул артыңа баса.

Хәзерге заманда ирләрнең хатыннардан өстенлеге караңгы төндә генә күренә.

Сәер бу ир һәм хатын дигәнең: авырлык килсә, алар бер-берсенә терәк була, хәлләр әйбәтләнсә, ызгышыр өчен бер-берсенә кирәк була.

Хатын-кыз роза чәчкәсенә тиң: таҗлары берничә көнлек, ә энәләре – гомерлек.

Хәзерге заманда ирләрнең хатыннардан өстенлеге караңгы төндә генә күренә.

Кулың китсә хутка, эшең китәр судка.

Ач бала бишек җырын аңламый.

Хатыны юанайган саен ире шиңә.

Автобуста барган бер хатын күршедәге ирне: “Биш меңгә кадәр санаганчы кулыңны минем тездән алмасаң, полицияигә әйтәм”, – дип куркыткан.

 

Гали ГАТАУЛЛИН,

Бүздәк районы.

 

Фото: sunhome.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: