Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 июль 2022, 22:39

Марат КӘБИРОВтан Маратизмнар (2)

Кешене күңелдән алып ташлау мөмкин түгел, тәрәзәдән мөмкин.

Марат КӘБИРОВтан Маратизмнар (2)
Марат КӘБИРОВтан Маратизмнар (2)

Һәрбер ахмак үзенең ахмак түгеллеген төгәл белә, акыллылар – белми.

Бай булу өчен өч нәрсә кирәк: акыл, талант һәм күп акча.

Еш кына 60 яшькә дә җитә алмаган кешене 65 яшькә кадәр эшләтү – могҗиза.

Сарыклар бүрегә каршы берләшә алмый, алар үзләрен ашамаган өчен сөенә генә ала.

Ирегезне беркем белән дә бүлешергә теләмәсәгез, аны телгәләмәгез!

Кешене күңелдән алып ташлау мөмкин түгел, тәрәзәдән мөмкин.

Кеше тормышын үзгәртүнең иң ышанычлы ысулы – туй.

Белмим, миңа нәрсә ошыйдыр – гөмбә җыюмы, әллә  көзге урман буйлап пычак тотып йөрүме?

 

Фото: tulpar.info

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: