* * *
Иң кыска автобиография конкурсында француз хатыны җиңгән. “Элек мин шома йөзле, җыерылган юбкадан идем, хәзер җыерылган йөзле, шома юбкада йөрим”.
* * *
– Нигә балагыз караватын шулай биек итеп эшләдегез?
– Төнлә егылып төшкән очракта тавыштан уяныр өчен.
* * *
Юлда матәм чарасы бара.
– Әти, бу кешеләр нәрсә күтәргән?
– Кеше.
– Аны кая алып баралар?
– Алтын да, көмеш тә, келәм дә, кием дә, азык та булмаган җиргә.
– Алайса, безгә инде.
* * *
Өйләнүемне санамаганда, тоткында булмадым.
* * *
Америка Кушма Штатлары – дөнья санитарлары. Алар зәгыйфь һәм чирле илләргә һөҗүм итә.
* * *
Ак шоколадны ни өчен уйлап чыгарганнар?
– Афро-американнар да буялып бетсен өчен.
* * *
Судта бер гаилә аерылыла. Судья хатыннан:
– Ни өчен аерылырга булдыгыз? – дип сорый.
– Ул мине ир буларак канәгатьләндерми.
– Барысын да канәгатьләндерә, бер аны канәгатьләндерми, – дип куя залдан бер хатын-кыз тавышы.
– Ә аны беркем дә канәгатьләндерә алмый, – дип куя залдан бер ир тавышы.
* * *
Бер кеше күпкатлы йорттан очып төшеп барганда балконда басып торучыдан сорый:
– Ничәнче кат?
– Унсигезенче.
– Әле бераз яшәп була икән.
Фото: b17.ru