Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
29 июнь 2022, 23:24

Роберт МИҢНУЛЛИН. Мыек астыннан гына елмаюлар

“Шагыйрьнең җанында, эчендә һәрвакыт яра булырга тиеш. Ул һәрвакыт авыртып торырга тиеш. Шул чагында гына ул әйбәт шагыйрь була ала...”

Роберт МИҢНУЛЛИН. Мыек астыннан гына елмаюлар
Роберт МИҢНУЛЛИН. Мыек астыннан гына елмаюлар

Күпер

 

Саескан тавында Кама аша салынган яңа күпер ачу тантанасы бара. Кызыл тасманы кисәр өчен Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиевкә озын кайчы тоттыралар. “Татарам обрезать не привыкать,” – ди дә Президент тасманы кисеп тә ташлый. “Кисү”нең нинди мәгънә аңлатканны яхшы белгән “киселгән” татарлар дәррәү рәвештә көлешеп алалар. Мөселман булмаган олы кунаклар берни дә аңламый кала. Аңлатып биргәч, инде кунаклар көлешергә тотына. Күз алдына китергәннәрдер инде.

 


Яра

 


Туфан Миңнуллин ТНВдан сөйли: “Шагыйрьнең җанында, эчендә һәрвакыт яра булырга тиеш. Ул һәрвакыт авыртып торырга тиеш. Шул чагында гына ул әйбәт шагыйрь була ала...”

Шифаханәдә телевизор карап яткан Роберт Миңнуллин бу сүзләрне ишеткәч, эченнән генә сөенеп куя. “Миннән дә ашказаны язвасы таптылар, минем дә эчем постоянно авыртып тора. Димәк, мин дә әйбәт шагыйрь булып чыгам,” – ди ул эченнән генә эчен уа-уа.

 


22.10.02

 

 

Бүгенге эстрада

 


Татарстан телевидениесенең “Чулпан” программасыннан җырчы Салават Фәтхетдинов сөйли:

– Бүгенге татар эстрадасы бик түбән дәрәҗәдә...

Роберт Миңнуллин тапшыру тәмамлангач Салаватка шалтырата:

– Мин бик аңлап бетермәдем: эстрада бик түбән дәрәҗәдә дип үзеңне дә кертеп әйттеңме, әллә инде башкаларны әйтеп тә тормадыңмы?

 

Фото: 100biografiy.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: