Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 июнь 2022, 16:46

Кем пеләшрәк?

Балачакта, 30 яшькә җиткәч яхшы фатирым, эшем,  яраткан кешем булыр дип хыялланган идем. Хыялым 25 процентка тормышка ашты – миңа 30 яшь тулды.

Кем пеләшрәк?
Кем пеләшрәк?

* * *

Стадионда футбол матчын караучы малайдан күршесе:

– Мондый кыйммәтле билетны ничек алдың? – дип сорый.

– Әти алды.

– Ә үзе кайда?

– Өйдә билет эзли.

 

* * *

 Йоклаганда мендәр тышын салдырганмын икән. Тәмле төшләр күреп ятканмын булса кирәк.

 

* * *

 

Беренче тапкыр парашюттан сикерүче егет инструкторга сорау бирә:

– Әгәр минем төп парашютым да, запасы да ачылмаса, мин җиргә күпме вакыт очачакмын?

– Калган бөтен гомерең буе.

 

* * *

Балачакта, 30 яшькә җиткәч яхшы фатирым, эшем,  яраткан кешем булыр дип хыялланган идем. Хыялым 25 процентка тормышка ашты – миңа 30 яшь тулды.

 

* * *

– Сезнең машина минус 30да кабынамы?

– Белмим, суыкта ишеге ачылмый.

 

* * *

Ике пеләш сөйләшә:

– Син миннән пеләшрәк!

– Нишләп?

– Чөнки синең башың зуррак!

 

* * *

Фәния түти авыз ачарга кунаклар җыя. Бер әбинең ашыннан таракан чыга.

– Тфү, хәшәрәт! – ди ул, җирәнеп.

– И-и, – дип кулларын ботына чаба Фәния түти, – кече якта биш-алтыны алып ташлаган идем, тагын калганмыни?!

 

* * *

– Хәзер әллә нинди дарулар җитештерелә. Нигә тараканнарыгызны бетермисез?

– Әй, ахири, бик файдалы бит алар. Электр счетчигына керәләр дә, тәлинкәләренә утырып, әйләнүен туктаталар.

 

* * *

– Нигә син шулчаклы усал? – дип сорыйлар эттән.

– Юк, мин бик йомшак күңелле һәм кунакчыл, ләкин моны беркемгә дә сиздермәскә тырышам.

– Ник?

– Эш урынымны югалтудан куркам.

 

Фото: nn.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: