+26 °С
Облачно


* * *
Илдә барган оптимизация күңелдә бернинди дә оптимизм уятмый.
* * *
Хатын-кызга бәрхет тә бәхет.
* * *
Без бөек халык түгел,
Без боек халык.
* * *
Хәерчеләр ачтан интегә,
Байлар аштан интегә...
* * *
Азып-тузып яшәмәдек,
Язып-сызып яшәдек!
* * *
– Телевизорны нигә “Зәңгәр экран” диләр?
– Экранны “зәңгәрләр” басып киткәнгә...
* * *
Яртылаш авырлы булып булмаса да, безнең күбебез – яртылаш урыс.
* * *
Әтисез үсеп була ул, әтисез туып булмый.
* * *
Язучы-шагыйрьләрнең берни дә язмаганнары талантлырак.
* * *
Яңалыкның начар бер ягы бар – ул тиз искерә.
* * *
Талантлы шагыйрьләр җитәрлек, талантлы укучылар аз.
Фото: kiziltan.ru