Бер хатын сөяркәсе белән ята һем шулвакыт ишектә кыңгырау тавышы ишетелә. Ире кайтканын белеп:
– Я, Ходаем, ирем бернәрсә дә сизмәслек итсәң иде...
Ходай җавап бирә:
– Ярар, ләкин сине судан үлә торган итеп ясыйм.
– Яхшы...
Берничә ел үтә. Бу хатын су да коенмый, душка гына керә, судан ерак йөрергә тырыша. Өч ел үткәч, бу хатын курортка путевка ота. Бик уйлана, ләкин барырга карар итә. Шулай теплоходта йөзеп барганда шторм башлана... Хатын тагын Ходайдан ярдәм сорый:
– Я, Ходаем, минем өчен күпме халыкның гомерен өзәсеңмени?
– Мин сезне өч ел җыйдым....
* * *
Ире командировкадан кайтып кергән, бүлмәдә статуя тора ди.
– Нәрсә бу?
– Әй, кадерлем, мин аны бәясе арзанайтылган әйберләр кибетеннән алдым, Аполлон статуясы, ошады...
Кичкелекне ашап, йокларга яталар. Хатыны йоклап киткәч, ире тора да берничә бутерброд белән чәй ясап, статуя янына килә:
– Әй, Аполлон, мә, ашап ал. Югыйсә, мин беркөнне тәүлек буе Геракл булып басып тордым, берәү дә хәтта су да китермәде.
* * *
Пенсионер ял йортында үз яшендәге бер хатын белән таныша.
– Беләсезме, мин иң борынгы һөнәр иясе – акча өчен йоклыйм.
– Булмас ла, сезнең яшьтә! – ди хатын ышанмыйча.
– Нишләп булмасын – мин бит төнге каравылчы!
* * *
– База, база, мин 34нче борт. Биеклек 15 чакрым, моторлар ватылды, катапульт эшләми, миңа нишләргә?
– Борт 34, мин база. Минем арттан кабатлагыз: Ясин сүрәсе.
* * *
– Сезнең тәүге дүрт ирегез гөмбә белән агуланып үлгән, бишенчесе баскычтан егылып үлгән. Моны ничек аңлатырсыз?
– Анысы гөмбә ашарга теләмәде.
Фото: vk-look.com