Борын-борын заманда түгел, Агыйделнең аръягында түгел, ә әле яңа гына безнең авылның аркылы урамында бер кеше яши иде. Аркылы урамның кешеләре дә аркылы була, ди. Менә бу абзый да бакчасында кәбестә үстерә, абзарында кәҗә асрый икән. Кәҗә булган җирдә бәла бар инде ул, кәбестәгә күзе кыза икән явызның. Ә анысы дер калтырап тора икән. Хуҗам капканы гына ябарга онытмасын, сакаллы пәри генә керә күрмәсен, дип теләк тели икән. Ләкин, нидән куркасың, шуны күрәсең инде ул. Берзаман бакчага кәҗә килеп кергән. Вәт, мөртәт, бер дә помидор түтәленә юлланмый, кәбестәгә туры карап килә. Ябыша бу яшелчәләр пәһлеванына, кытыр-мытыр итә тешләре.
Шуннан нәрсә булды дисезме? Нәрсә булсын, кәҗә егылган да үлгән. Җан тәслим кылган инде вобщем. Сәвсим үлеп киткән. Ята, ди, шунда бүрәнә булып. Чөнки кәбестә агулы булган, аңа бит хуҗа җәй буена агу сипте. Корт ашый алмаган нәрсәкәйне сакалбай өчен юньле ризык дисезме әллә? Хәзер инде бакча күчәне мактана икән: “Кәҗәне генә түгел, хуҗаның үзен дә агулап үтерәм әле”,- дип әйтә, ди, имеш.
Булыр-булыр, хәзер бит сәнәк көрәккә, ә кәбестә башлыкка әйләнгән заман. Шул кәбестә башларны корт та ашамый, ичмаса, вәт замана...
Фото: greednews.su