Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
29 апрель 2022, 23:56

Дуслык бит ул төрлечә була...

Каешсыз йөргән өчен штраф түли башласаң, ыштансыз калачаксың.

Дуслык бит ул төрлечә була...
Дуслык бит ул төрлечә була...

* * *

Нинди замана бу! Егетне кыздан аерырлык түгел: бөтенесе кыска чәчле, бертөрле чалбар кигән, алка таккан. Менә бу егетнең кыяфәтен карагыз әле.

– Нинди егет?! Ул бит минем кызым!

– Ой, гафу итегез, сезне аның әтисе икәнен белмәдем.

– Нинди әтисе?! Мин аның әнисе!

 


* * *

Хастаханәдә яткан иргә төшке ашка ярты телем икмәк, ярты помидор һәм йомырка, берничә калак ботка китерәләр. Бу ир азыкларга ачуланып карап торганнан соң:

– Сездә почта маркасы да булмасмы? – дип сорый.

– Нигә кирәк? – ди азык таратучы.

– Мин ашаганнан соң укып алырга яратам.

 


* * *

Зират директоры спорт кибете директорына шалтырата:

– Узган айда узыш мотоциклларын ничәне саттыгыз?

– Бишне.

– Алайса тагын берсе кайдадыр йөри икән әле.

 


* * *

Аталлы-уллы ике суалчан тирестә казына.

– Әти, ә менә алмада яшәве рәхәттер ул, әйеме?

– Искиткеч!

– Ә грушада яшәве?

– Җәннәттәге төсле!

– Ә нигә алайса без тирестә яшибез?

– Улым, беләсеңме, шундый нәрсә бар инде, ватан дип атала ул.

 


* * *

Дуслык бит ул төрлечә була... Минем өчен эт – дүрт аяклы дус, ә каен өчен – өч аяклы дошман.

 


* * *

– 18 яшь гомергә бер генә килә.

– Ә 81 яшь тагын да сирәгрәк.

 


* * *

Каешсыз йөргән өчен штраф түли башласаң, ыштансыз калачаксың.

 


* * *

Автосалонда бер ир “Майбах” янында йөри.

– Сезгә бәлки ярдәм итәргәдер? – дип сорый консультант.

– Багажнигына ничә капчык бәрәңге сыя?

 


Фото: poisknews.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: