Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 апрель 2022, 10:06

Көлеп алыйк

Опера сәхнәсендә хатын-кызлар хоры җырлаганда, алар алдына тычкан йөгереп чыккан. Нәтиҗәдә, меңгә якын кеше чукракланган.

Көлеп алыйк
Көлеп алыйк

Ишек шакыйлар. Брежнев кесәсеннән кәгазь чыгара һәм аны кычкырып укый:

– Кем бар анда?

 

* * *

 

Опера сәхнәсендә хатын-кызлар хоры җырлаганда, алар алдына тычкан йөгереп чыккан. Нәтиҗәдә, меңгә якын кеше чукракланган.

 

* * *

 

– Официант, минем ашта ишетү аппараты йөзеп йөри!

– Кычкырыбрак әйтегез әле, нәрсә?

 

* * *

 

Бер ир өенә кайта. Караватта яткан хатынының, аны күргәч, коты оча. Хуҗа шкафны ачса, анда шәрә ир басып тора.

– ?!

– Мин санэпидемстанциядән. Сезнең хатыныгыз мине көя агуларга чакырды.

– Ә ни өчен шәрә?

– Аһ, каһәр суккан көяләр! – ди шәрә ир, гаҗәпләнеп, үзенең өстенә күз салганнан соң.

 

* * *

Кафеда:

– Сез беренчегә нәрсә тәкъдим итәсез?

– Борчак ашы.

– Ә икенчегә?

– Активлаштырылган күмер.

 

 

* * *

 

Атна азагында табиб палатадагы авырулар белән саубуллаша:

– Фазлыев, сау булып тор! Ильясов, дүшәмбегә кадәр! Ә син, Усманов, бәхил бул.

 

* * *

 

Илдә икътисади хәлләр авыр булу сәбәпле, хәзер хатын-кызлар кияүгә яратып кына чыгарга мәҗбүр.

 

* * *

Газ хезмәтенә бер әби шалтырата:

– Улыкаем, иртән үк газны кабызам дип ачкан идем, ә ул янмый да, янмый.

– Ә син, әби, шырпы сызган идеңме?

– Әй, хәерсез, склероз. Рәхмәт, улым, хәзер сызам...

 

* * *

– Мин тормышта ике эш башкардым: малай үстердем һәм өй салдым.

– Ә агач?

– Агач белән аерылышып йөрибез.

 

 

Фото: primamedia.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: