Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
19 апрель 2022, 11:39

Резеда ШАКИРОВА. Данлы дуслар. Хикәя-бикәя

Дилшат, Дарият, Даян, Дәрунә – дуслар. Дүртесе дә Диңгезледән. Дүртенчедә дуслаштылар.

Резеда ШАКИРОВА. Данлы дуслар. Хикәя-бикәя
Резеда ШАКИРОВА. Данлы дуслар. Хикәя-бикәя

Дилшат, Дарият, Даян, Дәрунә – дуслар. Дүртесе дә Диңгезледән. Дүртенчедә дуслаштылар. Дәресләрдә дә даим дустанә. Диктантлары да дүртлелек.

Директор Дөррия Диндархановна Дилмөхәммәтова дәресләрне дәрьядай дәрәҗәдә дәлилләүчеләрдән. Даими дөньякүләм-дәүләткүләм, дәүләтара диспутларны дөрләтүче дә. Дүртәвенә дә “дусларым-дәрманнарым” дип дәшүче дә. Дәресханәдә Дәрунәгә:

– Дружиначы Дөрлекамалова, дүшәмбедә дүрттән дежурныйсың! – диде.

Джентльменнарча Дилшат, дуамалрак Даян дәррәү:

– Дөррия Диндархановна, дүртәүләп дневальныйлыйк, – диделәр.

Директор дәреслекләрен, дәфтәрләрен дүрткел дипломатына дыңгычлады да дүрт дуска дикъкатьләп:

– Дилбегә Дәрунәдә, дусларым-дәрманнарым! Диспутларсыз дежурда дежурларсыз! – дип, дәү дипломатын дөп-дөп дөпелдәткәләде.

Дөрес, Дәрунә дәресханә дискуссиясендә диңгез дулкыннарыдай дулкынланды дулкынлануын. Дулкынланса да Дөррия Диндархановнаның дәвамчысыдай дәвамлап:

– Дусларым, драмтүгәрәкне дөрләтикче! Дежурда драмабызның драматиклыгын, драматургиясен дәлиллик!

Джинслы, джемперлы, дәшмәки Дарият тә Дәрунәгә:

– Драмабызны даирәдә дүрткуллап драмалаштырыйк! Драмтүгәрәктә дүшәмбедә думбраңны да доңгылдатырсың, Дәрунә дус!

Дәрунә дәртсенеп:

– Дөрес, Дарият! Драмалаштыруда: дипломат – Дилшат, дублёр – Дарият, Даян – дубляжлаучы. Дусларыма думбрамны да доңгылдатырмын.

Директор Дөррия Диндархановна Дилмөхәммәтова дүрт дуска дулкынланып:

– Дәрунәгә  драмалаштыруга дүртьюллыкларыңны димлим. Димәк, драмтүгәрәкне даим дәррәү данлыклыйсыз, дәрманлы, данлы дусларым, – диде.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: