Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
12 апрель 2022, 13:33

Заһит МУРСИЕВ. Диләгөл дельфиниумы

“Д” хәрефенә хикәя-бикәяләр бәйгесе дәвам итә. Чираттагы авторыбыз – Караиделдән!

Заһит МУРСИЕВ. Диләгөл дельфиниумы
Заһит МУРСИЕВ. Диләгөл дельфиниумы

Диләгөлне Дөл-дөлнең данлыклы димчеләре Даһига димләделәр. Даһи Дугаевны даланлы доктор диделәр. “Дуслык” дояркасы Диләгөл доктор дигәндә димчеләргә дусларча дәште:

– Даһины дурак, диләр. Дөл-дөлгә димләмәгез, дуласам дулармын, Дөл-дөлдә дөньямны дөрләтәлмәм, Диләгөлне диваландырып Дөл-дөлегезгә давайламагыз! Дегәнәктәй дәгъвалашып дуамаллыгымны дулатмагыз! – дигән.

Димчеләр дилбегәләрен Дөл-дөлгә дөпелдәткән.

Дүшәмбедә Диләгөлне димләргә доктор Даһи дәгъваланды. Даһи дуамал дигәннән, доктор дөрес, данлыклы дус, димәк, диалог дөреслектә дәвамланды.

Диләгөл Дөл-дөлдә дояркаланмады, документларында Дугаева диелгәч, дельфиниум дип дәртләнде. Дусты Даһи да дәррәү дәрманланырга дучарланды. Дәүләттән дотациягә договор дөресләделәр. Договордагы дәвердә Дөл-дөлдәге дендропаркта дәү дельфинариум дөньяны данлады.

– Даһи дөрестән дә дурак, – диде Диләгөл. – Дельфинариум димәдем, дельфиниум дидем диванага. Дельфин – диңгез дәрвише, дельфиниум – дендрарий даны, джунгли дусты. Да-а, дару дәваламас дурдом дими, ни диясең инде доктор Дугаевны!

Фото “Тулпар” журналы архивыннан.

Заһит МУРСИЕВ. Диләгөл дельфиниумы
Заһит МУРСИЕВ. Диләгөл дельфиниумы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: