Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 апрель 2022, 17:04

“Авыр туфрагың җиңел булсын!”

Шәп җырчы Салават ФӘТХЕТДИНОВтан мәшһүрләребез турында бер шәп мәзәк.

“Авыр туфрагың җиңел булсын!”
“Авыр туфрагың җиңел булсын!”

1990 еллар башы. Кытлык заманы. Казанда Галиәсгар КАМАЛ театры директоры Шамил ЗИННУРОВ артистлар һәм хезмәткәрләрнең гаиләләренә помидор рассадалары өчен каяндыр бер машина уңдырышлы кара туфрак китертә. Халык аны кайсы ничек өйләренә ташый. Билгеле инде, ул вакытта шәхси автомобильләр сирәк. Күпчелеккә туфракны үз җилкәләренә салып алып кайтырга туры килә. Шулар арасында Татарстанның халык артисты, мәшһүр якташыбыз Нәкый Исәнбәтнең улы Празат ИСӘНБӘТ тә була.

Трамвай тукталышына ара шактый ерак, ике кварталдан артык. Туфраклы капчыгын җилкәсенә салып, көч-хәл белән барып җитә бу тукталышка. Капчыгын җиргә куеп тормый, чөнки белә – азактан яңадан күтәреп, трамвайга алып керергә туры киләчәк. Шулай капчыгы-ние белән басып торганда, моның яныннан яшь драматург Зөлфәт ХӘКИМ үтеп бара икән.

– Нишләп торасың болай, Празат абый? – дип сорый Зөлфәт.

– Ни, энем, менә җиңгәңә рассада өчен туфрак алып кайта идем. Тик трамвай һаман юк та юк.

Зөлфәт Празат ИСӘНБӘТнең өстеннән баштан-аяк тагын бер күз йөгертеп чыга да:

– Алай икә-ә-ә-ән, – дип суза. – Ярар, абзый, авыр туфрагың җиңел булсын, - ди дә театрга карап юлын дәвам итә.

Фото: kaibicy.ru

“Авыр туфрагың җиңел булсын!”
“Авыр туфрагың җиңел булсын!”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: