‒ Дошираклы, дрожалы дөге ‒ дустым дуңгызга, ‒ ди джемперлы Динар.
‒ Джем джины ‒ дустым дилбегәсез дөягә, ‒ ди душогрейкалы Дамир.
‒ Дустыбыз дельфин диңгездә декретта, ‒ ди джинсылы Динаф.
‒ Дәваланмасаң, дәрьяда депрессияләнәсең. Дельфиныбызны диңгезче докторыбыз Дмитрий Давидовичның дефицит духиларыннан, дезодорантларыннан; даруханә даруларыннан дәвалатырбыз, ‒ димәсенме дәшмәгән Даян, дусларын дәрескә дыңгырдатып.
Директорлары Дан Даянович Дәүлиев дәресханәдә дежур. Дурактырмы? Диванны диван димәсә дә, дәфтәр-китаплар да диван ди, диктантында дикъкатьләп, дундук.
Директор – дусларсыз (димәк, дуңгызсыз, дөясез, дельфинсыз). Дәресләре дә дуңгызчылыктай, директор дигәннәре дә дояркадай дурацкий. Дурдом дөньясы, диярсең. Дәртлекәйләр дүртенчегә думбырада даң да доң, дик дә док:
‒ Дуслашыйк, дим!
Дөмбәсләшми, даулашмый договорлашмакчылар.
Димче Данияр дәдәй дирежер Давидов Денис Данияровичны диктор Давытова Динә Динфәровнага димләмәкче.
‒ Догалыйк,‒ ди диндар Дәүләтша.
Дәүләт депутаты динсез Дунаев Демьян Демьянович диюдәй дошманлашып, дәгъвалаша.
Дәлше диваналар дөньясындагы дөреслекне Дәүләкән дәрвише Дәүләтгәрәйдән дауласыннар.
Сания ШӘРИПОВА,
Башкортстан, Бүздәк.
Фото авторның социаль челтәрдәге битеннән алынды.