Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
7 апрель 2022, 16:50

Сәлимә НИГЪМӘТОВА. Диспансеризация. Хикәя-бикәя

Кадерле дуслар! Ниһаять сез зар-интизар булып көткән көн дә килеп тә җитте! Бүген  “Д” хәрефенә хикәя-бикәя конкурсы игълан итәбез. Язмаларның күләме 200 сүздән артмаска тиеш. Аларны [email protected] электрон почтасына һәм ВК аша кабул итәбез. Авторның фотосы һәм үзе хакында кыскача мәгълүмат та кирәк булачак. Конкурсны йомгаклау өчен ВК төркемебездә (https://vk.com/club147944323) тавыш бирү оештырылачак. Җиңүчене бүләк көтә. Беренче бикәя инде  килеп тә җитте. Рәхәтләнеп укыгыз!

Сәлимә НИГЪМӘТОВА. Диспансеризация. Хикәя-бикәя
Сәлимә НИГЪМӘТОВА. Диспансеризация. Хикәя-бикәя

Дәшмәс Дамирны диспансеризациягә дәштеләр. Дамирның дуслары да дәшелде. Дусты Дәүли диабетка дучар диделәр.

Дәрәҗәдәге диспансеризация, докторларга диагнозны дәлилли. Дамирны диспансеризациядә дивана,  дип дәгьваладылар. Дүртенче дистәдәге Дамирның диваналыгына диңгез дулкыныннан дөмбәсләнүе дәлил. Дәшәсең, дәшәсең – дәшми (дуңгыз). Диваналыгы, димәк, дөрес. Диспансеризациянең дәвамы докторларда. Даруланырга диләр. Давлениясе дөядәй. Дарулардан доктор дибазол, диратон , –диде. Дибазол Дамирны даваламады. Даруханәдәге диратон Донецкига  декларацияләнгән. Даруны дагьвалау дәлилсез. Дәшмәс Дамир дерелдәвек дигән диагнозга да дучар. Димәк Днкасы да дерелдәвекле.  Дөресрәге, дөньясы дөмекте Дамирның. Дарулар дәртләндермәде. Дәшмәсә дә, дәртләнеп динне данласа, дин догасы диваналыгыннан  дәвалар Дамирны.

 

Белешмә: Нигъмәтова Сәлимә Ибраһим кызы Башкортостанның Миякә районында туган. Бүгенге көндә Караидел районының Иске Акбүләк авылында яши. “Гөрләшеп яши күңел” дигән үзнәшер китап авторы. Социаль челтәрдәге конкурсларда даими  катнаша.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: