Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
26 март 2022, 22:18

Марат КӘБИРОВтан Маратизмнар

Кеше бар нәрсәгә дә күнегә. Хәтта дарга да: чәбәлә-чәбәлә дә тынып кала.

Марат КӘБИРОВтан Маратизмнар
Марат КӘБИРОВтан Маратизмнар

Бер тапкыр кис, җиде тапкыр үкен.

“Кара көнгә”  дип җыйган акча бездә, гадәттә, балаларның туен уздыруга китә.

Кеше бар нәрсәгә дә күнегә. Хәтта дарга да: чәбәлә-чәбәлә дә тынып кала.

Гөмбә –  яңгырдан соң, батырлык – яудан соң.

Декрет та – хезмәт. Бары тик начальнигың кечкенә.

Бөтен акчаны да эшләп бетереп булмый, ә эчеп бетереп була.

Русиядә бурларның кулын кисү гадәте булса, депутатлар аяк белән тавыш бирер иде.

Кытай базарыннан чалбар алдым. Адым саен ширинкасы ачыла. Хәзер мин кытайларның ни өчен ике миллиард икәнен аңлыйм кебек.

Аюлар арасында барлык ак аюлар чибәр һәм юләр дип исәпләнеләме?

Бәхет үзенә күнеккәнне яратмый.

Элек минем арттан кызлар үзләре йөгерә иде. Соңыннан мин сумкаларын урлаудан туктадым.

Бомж Василий метрода йоклый, һәр көнне меңләгән хатын-кыз аның түшәге аша уза иде.

Мин кешеләр тормышында гына психолог, үземнекендә – псих.

 

Фото: yiv.ukrboard.com.ua

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: