Бер карчык ингаляторын кальян белән бутап, көн буе бар авыруларын онытып торган.
* * *
Парашют белән сикергәннән соң мин адреналинның кайдан бүленеп чыгуын аңладым...
* * *
Карбыз сатуда зур тәҗрибә җыйган кеше, бер чиртеп карау белән, улының имтиханнарга әзерлеген ачыклый ала.
* * *
Әби базарда йөри:
– Кызым, балыгың свежимы?
– Свежи булмый ни, ул бит тере балык.
– Булса ни, мин дә тере бит менә... – дип куя әби.
* * *
Мәктәп артында качып электрон тәмәке тартучыларны укыту бүлеге мөдире түгел, ә информатика фәне укытучысы тота.
* * *
– Гәзитне унитазда утырып уку дөресрәк.
– Ни өчен?
– Чөнки иң куркыныч яңалыкларга да әзер буласың.
* * *
– Беркөн таң алдыннан кайтып кергәч, ирем башыма чиләк каплады һәм аңа таяк белән шакылдатырга кереште. Шуннан соң мин бу кеше белән яшәп булмаячагын аңладым.
* * *
Минем йөргән кызым вампир бугай. Сарымсак ашаганнан соң һич кенә дә үбешеп булмый.
* * *
Саперлар дипломнарын сатып алмый.
* * *
– База, база, мин 34нче борт. Биеклек – 15 чакрым, моторлар ватылды, катапульт эшләми, миңа нишләргә?
- Борт 34, мин база. Минем арттан кабатлагыз: Ясин сүрәсе.
* * *
Фонограммага үткән концертларга ксерокопия акчалар түләргә кирәк.
* * *
Бер күрше икенчесеннән:
– Кара әле, чучкаңның нигә бер аягы агачтан? – дип сорый.
– Бер пешерү өчен суеп тормадым инде.
* * *
Ике пеләш сөйләшә:
– Син миннән пеләшрәк!
– Нишләп?
– Чөнки синең башың зуррак!
* * *
– Әни, минем биткә бүтән бер генә бетчә дә чыкмаячак!
– Ник алай дисең?
– Чөнки бүтән урын калмады!
* * *
Арттан килеп муеннан үбеп алу бик матур гадәт дип санала. Ләкин җәмәгатьчелек транспортында ни өчен моның өчен тавыш чыгаралар?
Фото: baamboozle.com