Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 февраль 2022, 12:34

Безнең авыл мәзәкләре

“Расчет, трамвай”

Безнең авыл мәзәкләре
Безнең авыл мәзәкләре

Бу хәл күптән булган. Безнең авылның бер агае Уфага кунакка килә. Шәһәр буйлап трамвайда китеп бара икән, туганнарының өй турын узып узып китүен шәйләп, стоп-кранны тарта. Тиеш булмаган урында туктатканы өчен билет сатучы аннан  50 сум штраф таләп итә, ә агайның 100 сумлыклары гына бар икән. Билет сатучы: “Бераз акча җыелгач, сдачаңны алырсың,” – дигән дә, трамвай алга табан җилдергән. Агайның тагын берничә тукталыш барасы килмәгән, стоп-кранны тартып, трамвайны кабат туктаткан да:

– Трамвай, синең белән расчет, монысы сдача өчен булыр, – дип, төшеп тә киткән. “Расчет, трамвай” дигән сүз Рапатта шуннан соң калган.

 

Үзләре көтсеннәр

 

Колагы начаррак ишеткән бер агайны колхоз идарәсенә чакырып, хуҗалык  малларын көтәргә кушалар икән. Агай, саңгырауга салышып, тик тора ди. Уртак тел табалмыйча идарәдән чыккач,  ишек төбендә тәмәке тартып торучы ирләр аңардан: “Ник чакырдылар?” – дип  сораганнар. “Көтүче булырга кыстыйлар, көтәрмен  көтми ни! Рәхәт булса, үзләре көтсеннәр”, – дип  китеп тә барган, ди, бу.

 

Рәсимә ИЛЬЯСОВА,

Чакмагыш районы,

Рапат авылы.

 

Фото: svidok.info

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: