+4 °С
Болытлы
Үзең утырган ботакны кисү өчен иң шәп корал – үткен юмор хисе.
* * *
Тун тегәргә ким дигәндә, 5-10 хайван кирәк, ә тунны киеп йөрергә берәү дә җитә.
* * *
Якты киләчәк турында элек хыялланганнар, ә хәзер аны сагыналар.
* * *
Иң талантлы көтүче сарыкларны трибуна һәм микрофоннар ярдәмендә көтә.
* * *
Синең уңышың аның уңышсызлыгы түгел икәнен аңлаган кешене дус дип атарга мөмкин.
* * *
Яхшы хөкүмәт бүтәннәрне алдый, начары – үз халкын.
* * *
Бармагыңны теләсә кая тыкма, никах балдагына кабуың бар.
* * *
Тарихчылар үткәннәрне яулый.
Автор фотосы.