Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 гыйнвар 2022, 20:18

Кызык-мызык

Кичә гаделлек эзләгән идем. Ә бүген эш эзләргә туры килә.

Кызык-мызык
Кызык-мызык

* * *

– Эх, нинди искиткеч көн! Тулы күкрәк белән сулыйсы килә!

– Гүзәлем минем! Нәрсә бар, шуның белән сула инде.

 


* * *

Туганнарың яки дусларың озак шалтыратмый торсалар, димәк, аларда барысы да яхшы.

 


* * *

Кичә гаделлек эзләгән идем. Ә бүген эш эзләргә туры килә.

 


* * *

– Иптәш майор! Машина кабынмый.

– Киттек тизрәк! Соңыннан кабызырсың.

 


* * *

Ханым автобуста кысылып бара. Шунда берәүнең кулы ботына тигәнен тоя. Ул борыла да әйтә:

– Әфәндем, кулыгызны башка урынга куярга теләмисезме?

– Телим, билгеле, тик кыенсынып торам.

 


* * *

Чебурашка белән Гена хәрби комиссариатта:

– Гена, ә, Гена, монда безнең башларны кыркырлар микән?

– Белмим, Чебурашка, әнә, тычканнан сора.

– Мин тычкан түгел, мин керпе.

 


* * *

Сарык фермасында эшләүче бер хатын дәшә:

– Яңа мәзәк ишетәсең киләме?

– Килә.

– Бер ир белән бер хатын гыйшык-мыйшык эшләре белән шөгыльләнү өчен аулак урында очрашалар. Эш хутланып китте дигәндә генә, әллә каян тәкә килеп чыга да теге ирне арттан килеп, селтәп ыргыта. Шундый каты итеп сөзә моны, теге мескен, минем өстән тәгәрәп төшеп, әллә кая кадәр очып барды.

Фото: heaclub.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: