Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
26 гыйнвар 2022, 09:59

Сания ШӘРИПОВА. Бакчачы бабай. Хикәя-бикәя

Бәдертдин бабай байтактан бирле бакчачы. Бакчасында  бөрлегәнен, балтырганын, бөтнеген, борчагын, берүзе булдырып, буш бәягә базардагыларга бирә.

Сания ШӘРИПОВА. Бакчачы бабай. Хикәя-бикәя
Сания ШӘРИПОВА. Бакчачы бабай. Хикәя-бикәя

Бәдертдин бабай байтактан бирле бакчачы. Бакчасында  бөрлегәнен, балтырганын, бөтнеген, борчагын, берүзе булдырып, буш бәягә базардагыларга бирә. Базарда базарчыларның балына, бәрәңгесенә, бавырсагына, балан бәлешенә, балыгына, банандай байлыгына бага; бәя бирә; башкорт белән башкортча, белорус белән белорусча, бурят белән бурятча, болгар белән болгарча белсә-белмәсә бытылдаган була.

Бервакыт бирәчәкләре булган бизнесменнар бирәчәкләрен бирергә Бәдертдин бабайның бакчасына барырга булдылар. Барсалар, бакчаны билдән билчән баскан; бабай бөкерәйгән, бик бирешкән, боеккан. Бизнесменнар бишәүләп бакчаны буйдан-буйга буйлап барладылар, бабайга булышырга булдылар. Бернинди бәхәссез бушлай бәрәңгенең бөҗәген бетерделәр; Бәдертдин бабайның бодае буендагы буразнада булдылар; балан ботакларының бөреләнмәгәннәрен бәргеч белән бәреп бетерделәр.

Бакча билчәннән бушады. Бытбылдыкларга, былбылларга быел биредә бәйрәм булды. Бәдертдин бабай бәхетле: базарда бушлай биргәне бушка булмады – базардашлары бертугандай булдылар. Бөтенесе бергә бабай белән бергәләп борчылалар, булганын бабай белән бергә бүлешәләр. Бәдертдин бабай бу булдыклы бизнесменнарны бурсык бүреге, бүре битлеге, борынгы билбау, бишмәт, ботинка белән бүләкләде. Бишесенә биш бүләк.(Бүтәнчә булмый бит.) Бүген бакча бөтен. Бәдертдин бабай бакчага береккән, башкала базарын бертуктаусыз бодай белән баета.

Сания ШӘРИПОВА,

Башкортстан, Бүздәк районы, Уран авылы

Фото авторның социаль челтәрдәге битеннән алынды.

Сания ШӘРИПОВА. Бакчачы бабай. Хикәя-бикәя
Сания ШӘРИПОВА. Бакчачы бабай. Хикәя-бикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: