Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
22 гыйнвар 2022, 18:51

Нәзимә ӘХМӘДИЕВА. Барый – Бану буталышы. Хикәя-бикәя

Былтырдан бирле Бануның башы бик буталды.

Нәзимә ӘХМӘДИЕВА. Барый – Бану буталышы. Хикәя-бикәя
Нәзимә ӘХМӘДИЕВА. Барый – Бану буталышы. Хикәя-бикәя

Барый белəн бергə була булганнан башланды бугай бу буталчык. Бөтен булмышын борчу билəде, борчылуы бəгыренə бəрде.

Бу болай булды.

Барый бик белергə булаша, башын баганага бəрердəй була. Бүген барысы билгеле булачак! Бөтенесе беленер! Барый бик батырланып бөеренə басып, башын болгап Бануга бакырды:

– Бану, Бəширгə барасыңмы, боргаланмый бəянлə! Бəхетле бул! – Барый борылып бара башлады.

Бану:

– Бəширгə?! Барый, башың бармы? Бəширгə – буйдак бабайгамы?

– Буйдак бабай булсани, –  байлыгы бар!

– Барый, башсызланма!

– Былтырдан бирле бер-берегезне белешəсез бит! Белəм бик белəм! Бəрəңге бакчасына барасың, бидрə белəн балчык бушатышасың! Бергə борчак басуына, балык буасына баргансыз! Бəширнең бал биргəнен белдем.

– Барый, бəгърем! Борчуларыңны башыңнан бушат! Бəшир бабай булганга булыштым бераз. Без бергə булырбыз! Балаларыбыз булыр. Бəлки бүгеннəн башлап барысын баштан башларбыз, бердәнберем Барыем!

Барый башын Бануга борды:

– Бануым, бергенəм!

Болар, башларын бер-берсенə бордылар, битлəре бəхетле балкыды.

Барый – Бану буталышлары бəхетле булып бетте.

Фото: «Тулпар» журналы архивыннан.

Нәзимә ӘХМӘДИЕВА. Барый – Бану буталышы. Хикәя-бикәя
Нәзимә ӘХМӘДИЕВА. Барый – Бану буталышы. Хикәя-бикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: