Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 гыйнвар 2022, 23:08

Акча бар да, кайгым юк

Техника куркынычсызлыгының төп кагыйдәсе: бармакны розеткага тыкмаска!

Акча бар да, кайгым юк
Акча бар да, кайгым юк

Хезмәт укытучысы:

– Техника куркынычсызлыгының төп кагыйдәсе: бармакны розеткага тыкмаска!

– Анда бит бармак сыймый, – дип сорый бер укучы.

– Дивана, ә кадак нәрсә өчен!

 


* * *

Ике дус очраша.

– Беләсеңме. Мине хатын ташлап чыгып китте бит әле.

– Алайса, бер ярты сатып ал да, кайгыңны юу.

– Барып чыкмас шул.

– Нигә, акчаң юкмы?

– Акча бар да, кайгым юк.

 


* * *

Һиндстанда Русия туристы хатынына “Сыер” дип җикерә. Моны ишеткән кунакханә адмнистраторы аларны тиз арада гади бүлмәдән президент люксына күчерә.

 


* * *

Зоопарк хезмәткәре ветеринарга шалтырата:

– Филебез йөткерә, нишләргә?

– Бер чиләк суга бер шешә аракы салып эчерегез.

Бер сәгатьтән зоопарк хезмәткәре кабат шалтырата:

– Ул йөткерүдән туктады. Хәзер барлык филләр йөткерә башлады.

 


* * *

Берәү дустыннан сорый:

– Кара әле, нигә син хатының утырмаганда гел этеңне алгы утыргычка утыртып йөрисең?

– Беләсеңме, янәшәдә өреп баручы булмаса, нәрсәдер җитми кебек.

 


Фото: ru.depositphotos.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: