Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 гыйнвар 2022, 22:32

Илдар ХАФИЗОВ. Балдыз балдагы. Хикәя-бикәя

Бәгъре-багалмасы белсә, башын бетерәчәк, бугазын буачак.

Илдар ХАФИЗОВ. Балдыз балдагы. Хикәя-бикәя
Илдар ХАФИЗОВ. Балдыз балдагы. Хикәя-бикәя

Бармагындагы бакыр балдакның балдызы Бибинур бүләге булуын Баязит бичәсе Бәлхиягә белдермәде. Бәгъре-багалмасы белсә, башын бетерәчәк, бугазын буачак, банан, баклажан, бәрәңге белән битенә бәрәчәк, бакырачак. Бәлеш, бавырсак, бөккән, борщ, ботка, буза бирмичә, баландага, бутауга бастырачак. Болар белән бәхилләнеп булмый бит – биздерә. Бичәсенең Бибинурга бәйләнәчәге, бимазалаячагы бәхәссез. Белекле, басынкы балдыз баштарак борчылуын белдермәс бәлки.

– Бик бетеренмә, Бәлхия, без бертуганнар бит. Бер-беребезне бәхетсезлеккә батырмыйк, берләшик. Берни белми бәйләнәсең. Бизәүсез, берәмтекләп, бәйнә-бәйнә бушатып бирәм бавырымны бораулаган буталчыклыкны.

Бакыр балдакны Баязитка бүләккә бирүем болай булды. Бәләбәйгә баргач, Банат бианам борынгы бакыр беләзек белән балдак бирде. Беләзек беләгемне бик бизәде. Балдак бәләкәйрәк булды, бармагымны буды. Бәй, болай бармак буыннары бөгелми башласа! Белгеч боргалый-боргалый бармагымны балдактан бушатты. Балдакны буага батырырга булдым. Бәясе бар бит, Баязитка бүләккә бирим. Бәрәкәтле булмады бүләк – борчылдырды, бәхәсләштерде, бозылыштырды...

Боларны белгәч, Бибинур белән Бәлхия башкача бозылышмыйлар, бик бәхетлеләр, бердәмнәр.

Баязит балдыз бүләге бакыр балдакны бичәсенә бирмәде – бүген бармагында.

 

Илдар ХАФИЗОВ фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: