Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
9 гыйнвар 2022, 20:40

Фәнис ӘМИРХАНОВ. Бака бәласе. Хикәя-бикәя

Бакалар барлык бакчаларда бакыралар.

Фәнис ӘМИРХАНОВ. Бака бәласе. Хикәя-бикәя
Фәнис ӘМИРХАНОВ. Бака бәласе. Хикәя-бикәя

Бакалардан бәлагә баттык. Бөтен бакчаны бастылар. Бер билгеле булмаган бакалар бигрәк башны бетерәләр. Бакчага барсак – бакылдыйлар.

– Бу бакалар бакчаларны бетерә, – бик боегып бытылдады Бәдри.

Баһау боегып:

– Башы – баш, бөтенләй бәла булдылар болар. Бака балалары бакылдый-бакылдый бакчаның бакчалыгын бетерәләр. Бигрәк бирәннәр – бер ботакта берничә бака бакыра. Бетен бәндәләр башларын басып бакчада бака быжгыталар. Бакалар бакчаның барлык башларында барлар, бетереп булмый бакаларны. Бытылдык Бәдри бер бидрә бензин белән бакаларның башларын бетермәкче. Баһау бакаларны балта белән бәргәли. Бакалар барлык бакчаларда бакыралар. Бөтен бакчачылар барлык булган бәланең бака башыннан булганын беләләр. Беләләр – бакаларны бетерәләр. Бәндәләр, бакчаларыгызны бакалар басмасын!

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: