Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 декабрь 2021, 17:36

Ир-атлардан Кар кызын сайлау. Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ

Киңәшмә.

Ир-атлардан Кар кызын сайлау. Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ
Ир-атлардан Кар кызын сайлау. Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ

– Йә?

– Кемне?

– Кем ничек?

– Кемнеке ничек?

– Аның түше күркәнеке кебек...

– Монысының аяклары кәкре...

– Кар кызына нәрсәгә ул аяк!? Озын тун кия ләса ул!..

– Ну... Иреннәре бүлтәеп чыккан...

– Йөрүен әйт син аның, йөрүен!..

– Муенына ике потлы гер асканнар диярсең!..

– Кемне соң?

– Әнә аны!

– Шунымы? Аның бөкресе чыккан ләса. Убырлы карчык була ала – монысы факт!

– Алайса... әнә тегене.

– Бөтен чыраен йон баскан бит аның, кит!

– Алайса үзең бул!

– Син нәрсә, тилердеңме әллә? Минем карлыккан тавыш белән...

– Йә, кемне соң?

– Тагын кем бар?

– Кемнеке ничек?.. – Кемнеке ничек?..

...Ир-атлардан гына торган механика мастерское эшчеләре Яңа ел бәйрәме кичәсе өчен Кар кызы сайлау мәсьәләсен иртәгәгә кадәр кичектереп, бердәм рәвештә сыра кибетенә юнәлделәр.

 


Фото: otvet.mail.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: