Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 декабрь 2021, 22:43

Яңа ел мәзәкләре

Яңа ел – бармакка бармак сукмыйча, тормышыңны яхшы якка үзгәртүне өмет итү.

Яңа ел мәзәкләре
Яңа ел мәзәкләре

* * *

Яңа ел бәйрәмен бавыр бик хәвефләнеп көтте. Бөерләр дә күп эшләячәкләрен уйлап шомланды, танау кычытты, ашказан әзерләнде, арт шәриф маҗараларга эләгү куркынычыннан шомланды, дулкынланудан йөрәк канны ныграк куа башлады, тел көрмәкләнергә, аяк буыннары йомшарырга әзерләнде. Бары тик ми генә бәйрәм килүгә шатланды..

 


* * *

 


Яңа ел төнендә сукыр эчәге шартлаган бер егеткә операция ясарга әзерләнәләр. Кремль курантлары суга. Хирург марля битлеген киеп:

– Рәхим итеп, барыгыз да өстәл артына узыгыз, – ди.

 


* * *

Яңа ел – бармакка бармак сукмыйча, тормышыңны яхшы якка үзгәртүне өмет итү.

 


* * *

– Хатын, бүген ничәсе ул?

– Икенче гыйнвар.

– Нәрсә, быел бересе булмадымы әллә?

 

 

 

Фото: cardsms.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: