“Сакчыл” акционерлар җәмгыятендә сарыклар көтүчесез калды. Чабан Карабай көтмәгәндә юкка чыкты. Чабан хезмәтен үтәгән этнең югалуы могҗизалы вакыйга булды. Үле гәүдәсен дә, тере җанын да, хәтта сөякләрен тапмадылар. Көтүчесез генә үзләре йөреп фермага кайткан кичне сарыклар бертавыштан, хорлап “бэ-бэ-бэ” дип кычкырдылар. Тавышлары озак кына бөтен тирә-якка яңгырап торды. Моңа кадәр аерым сарыкларның “бэ”се генә ишетелә иде. Бүген, менә сиңа, сарыклар көтүе ансамбле чыгыш ясады диярсең. Ферма ветеринары бу хәлне көчле җил тәэсиреннән дип аңлатты. Көтүчеләрнең фикере икенчерәк иде.
Көтү чабансыз бер көндә юк булачак. Тендер игълан иттеләр. Соры куян, моңа кадәр чучка көткән Акбай, бүре тендерда катнашырга теләк белдерделәр.
Вакыты җиткәч, тендер җыелышы башланды. Акционерлар җәмгыяте директоры, баш заказчы буларак, җыелышны ачып болай диде:
– Кызганычка каршы, сарык көтүебез көтүчесез калды. Безгә зур булмаган хакка әдәпле генә, тәртипле чабан кирәк. Карабай бездә озак кына чабан булды, артык эш хакы да сорамады. Сөяк ташласаң, hәрвакыт риза иде. Мәрхүмдер инде, җаны оҗмахта булсын.
Директор сүзен тәмамлаганчы ук, соры куян, беренче булып, алгы тәпиен күтәрде:
– Мин чабан булырга телим. Сезнең көтү йөргән басуда кыр куяннары җитәрлек, күмәкләшкән яу кайтарган ди халык мәкале, алар миңа булышырлар, хәтта көтүдә туган бәрәннәрегезне кадерләп үстерербез. Куяннарның тыйнаклыгын беләсез, барына ризалар. – Ашаган белми, тураган белә ди, беренче булып баш бухгалтер сүз башлады:
– Көненә ике бәрәңгегә ризасызмы?
– Куяннар кишер ярата, кырдагы дусларымны да ач калдырасым килми, көненә ике бидрә кишер бирсәгез, мин риза, – дип җавап бирде сорыкай. Директор бухгалтерга, тегесе директорга карады. “Әле май уртасы, кишер өч айдан гына өлгерә, базарда ифрат кыйммәт”не аңлата иде карашлары.
– Еллык эш хакын көз көне түләсәк, ризасызмы? – дип сорады директор. – Куяннар бүгенге көн белән яши, ризалаша алмыйм, – диде сорыкай.
– Сезнең тәкъдимгә риза булалмыйбыз, – диде директор. Шуны гына көткән Акбай, койрыгын селтәп “вау-вау-вау” дип, бүлмәдәге тынычлыкны бозды. Залдагылар игътибар белән аңа таба борылды.
– Тыңлыйм, Акбай, сез мәрхүм Карабай белән яхшы таныш идегез, нинди шарт куясыз? – дип сорады директор.
– Көненә сарыкның бер боты, – диде Акбай.
– Сарык боты?! – дип гаҗәпләнде директор. – Карабай сөяккә риза иде, сез бот хәтле бот таләп итәсез, артык кыйммәт түгелме, Акбай? – диде дә, бухгалтерга сораулы караш ташлады.
– Чучка көтүен мин дә сөяккә көттем, шуңа үзем шыр сөяккә калдым. Карабай да тире дә сөяккә калган иде, аны җил очырып алып китте, шуңа үле гәүдәсен дә, тере җанын да тапмадыгыз, – диде Акбай. Хәлсезлеген белдереп, башын түбәнгә орды. Чыннан да, Акбай авызын ачса, үпкәсе күренеп тора иде. Баш бухгалтер директорга карады да, пышылдап кына:
– Сарык дүрт ботлы, калган өчесен кая куярбыз, риза булсак, – дип сорады. Директор эндәшмәде, чыраен гына сытты, риза түгеллеге күренеп тора иде. – Сезне ялласак, көзгә көтүнең яртысы гына калачак. Без риза түгел, сезне чучкалар көтә, – диде ул. – Хәлсезләнгән Акбай бар көченә:
– Сезгә сарыклар ансамбле аз күренде, чучкалар фетнәсен көтәсездер, – диде дә, залдан чыгып китте. Тынлык туды. Бераз уйлап торгач, директор карашын залга юнәлтте. Тагын тәкъдимнәр бардыр әле дигәнне аңлатты карашы.
Иң артта торган бүреләрнең берсе, койрыгын бот арасына кыстырды да:
– Гомеремдә сарыкларны җитәрлек күрдем, калмык далаларында аларны бушлай куаладым, сездә дә бушлай карарга риза, – диде.
– Бушлай көтәргә ризасызмы? – дип сорады директор, ишеткәннәренә ышанмаган сыман.
– Риза, риза, – кабатлады, ерткыч.
– Ай-hай, ач көе көтү куып була микәнни? – дип гаҗәпләнде залдагылардан берәү.
– Кайгырма, бүре бер сарыкны йотса, ике-өч атна ач тора ала, – диде кемдер, директор да, бүреләр дә ишетелмәслек пышылдап. Ерткыч ишетте шикелле.
– Көтү басуда була, анда аяк астында нигъмәтләр җитәрлек, шулар белән тукланырмын әле, – диде ул.
Аяк астындагы нигъмәтләр хакка керми. Бүре тендерда җиңүче дип игълан ителде. Арттагы рәттәгеләр карарны алкышлап каршы алды.
Бу очракта “бүредән чабан куймыйлар”, дигән мәкальне искәртмәделәр, әллә инкяр иттеләр. Директорга арзан хакка көтүче ялларга кирәк иде, теләгенә иреште..
Сакчыллар илендә еш кына шулайрак була шул…
Фото: stihi.ru