Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
12 декабрь 2021, 23:31

Тутый кош янында яңа туган балаларны тотмагыз!

Мин барлык булган акчамны туздырып бетергәнче, дөнья буйлап сәяхәт итәргә уйладым. Исәпләүләрем буенча, 20:30да өйдә булачакмын.

Тутый кош янында яңа туган балаларны тотмагыз!
Тутый кош янында яңа туган балаларны тотмагыз!

* * *

– Ирегез бигрәк яшьли үлгән. Аңа әле яшәргә дә яшәргә иде бит.

– Әйе, – ди хатын, – җитмәсә, иң үкенече – өч атна эчәрлек дарулары калды.

 

 

* * *

– Әти, син гомереңдә бер тапкыр булса да мәктәп укытучысына гашыйк булганың бармы?

– Бар... Шуннан соң ата-аналар җыелышына әниең йөри башлады.

 

* * *

Беркайчан да бала булган бүлмәдә тутый кош тотмагыз. Чөнки яңа туган бала бер яшьтән елаудан туктый, ә тутый кош...

 

* * *

Олылар сөйләшкәндә болай диләр:

– Сүгенмә, монда балалар бар.

Ә балалар:

– Сүгенмә, монда олылар бар, – диләр.

 

* * *

Мин барлык булган акчамны туздырып бетергәнче, дөнья буйлап сәяхәт итәргә уйладым. Исәпләүләрем буенча, 20:30да өйдә булачакмын.

 

* * *

– Җимешем, ишек төбендә нинди бүләкләр ул?

– Тимә! Ул безнең пешерүчебез, тәрбиячебез һәм өй җыештыручыбызга.

– Ләкин бездә алар юк бит?

– Ничек инде юк?! Ә мин?

 

Фото: s-zametki.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: