Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
24 ноябрь 2021, 13:46

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Казыйхан казый. Хикәя-бикәя

Караиделдән килгән кызыклы күзәтү. Кинәнеп көлегез! Күңелләрегез күтәрелсен!

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Казыйхан казый. Хикәя-бикәя
Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Казыйхан казый. Хикәя-бикәя

Кызыкка күреп, кызып китеп, кулбашларын кыбырдатып, кулында кылыч кыйратып Казыйхан каенлыкка кереп китте. Кояш кыздырып кызарткан куркыныч көзән күзләрен күреп Казыйхан көеккә калды. Каен кайгы китерә, каенга кагылма, каен кискәндә кулың киселсә, кара корыр, карап кис.

Каенлыкта карлыган каралганын күреп, Казыйхан кабып карады.

Карлыганнар карайганнар,

Караймасын күңелләр.

Караймас та, картаймас та

Казыйхан казый кебекләр.

Кызыл кафтанын кыстырып киеп, киез каешын кайда куярга күзләп карап куйды. Кара күзләре кара көеп карашлары калтырап калды. Кара күлдә кара-каршы кыр казлары каңгылдаша. Казыйхан киек казларга карап көнләшеп көйләп куйды.

Китә казлар, китә казлар,

Китә казлар кайларга?

Киткән казлар кире кайтыр,

Киткән кызлар кайтмас ла.

Кызарып кояш калыкканда кыштырдашкан камышлыкта казлар кычкырышырга кереште. Казыйхан комсызланып киерелеп, Кара күлгә кыр казларын каптырырга кереп китте.

Көйли-көйли килгәндә, казыйның күз кырые кинәт казларны күреп калды.

Кара күлдә камышлык,

Камышлыкта караштык.

Карышсаң да,кыешсаң да

Кара күлдә кавыштык.

Казыйхан көйсез көен көйли-көйли көймәгә кереп кунаклады, камышлыкка керде. Көлә-көлә көлке килә, көлке көлдереп килә. Кешегә көлке, Казыйханга кыен. Камышлыкка кергәч, кыр казына куйган капкынын карарга керешкән иде, капкынга кулы капты да куйды. Казыйхан кызык көн күрә.

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Караидел.

Фото авторның шәхси архивыннан.

 

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Казыйхан казый. Хикәя-бикәя
Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Казыйхан казый. Хикәя-бикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: