-11 °С
Болытлы
Барган идем магазинга,
Алам, диеп, тәмле торт.
Сакчы мужик үткәрмәде:
– Күрсәт, – диде, – QR-код.
Абау, Аллам, ни галәмәт,
Куркыштан очты бит кот!
Битлек киеп йөрү җитми,
Таптыралар QR-код.
Киттем икенче кибеткә,
Йөрәк тибә “тук” та “тук”.
Ишеккә язу эленгән:
“Кирәк, – диеп, – QR-код”.
Автобуска утырам дип,
Йөгерәм, сызлый бер бот.
Кондуктор кыйнап чыгарды,
– Күрсәт, – диеп, , – QR-код.
Авыр заманда яшибез,
Син үзеңне кыю тот.
Гүргә кереп барганда да
Сорарлармы QR-код?
Раушан ХАҖИӘХМӘТОВ.
Алексей МЕРИНОВ рәсеме, pikabu.ru