Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
12 ноябрь 2021, 00:38

Министр – шофер

Туганнарың яки дусларың озак шалтыратмый торсалар, димәк, аларда барысы да яхшы.

Министр – шофер
Министр – шофер

Берәү мәчеткә килә:

– Мулла абзый, четерекле мәсьәлә белән килдем… Песигә ясин чыгарга кирәк иде.

– Ә, юк, туган, булмый. Менә юл аша гына эшкуарлар мәчете, алар акчага барысын да эшли.

– Белмим шул, акчам җитәр микән, миндә бит мең генә доллар.

– Ә ник аны башта ук әйтмәдең песиеңең мөселман икәнен.

 


* * *

Күз врачы – авыруга:

– Миндә сезнең өчен яхшы һәм начар яңалык бар. Кайсыннан башлыйм?

– Яхшысыннан, доктор.

– Тиздән сез күзлексез укыячаксыз.

– Булмас! Бу могҗиза, доктор! Мин күзлек киеп тә берни күрмим диярлек бит! Күзлексез ничек укырмын икән? ,

– Бармакларың белән, кадерлем, бармакларың белән!

 


* * *

Министр ниндидер киңәшмәгә ашыга һәм йөртүчесенә тизрәк барырга куша. Әмма тегесе “гаишник”лардан курка. Шуннан министр руль артына утыра да, газ педален төбенә кадәр баса. Бар көченә чапкан машинаны “гаишник”лар туктата һәм документ сорыйлар. Министр үзенең хезмәт таныклыгын күрсәтә. Тегеләр җибәрергә мәҗбүр була. Икенче инспектор йөгереп килә дә иптәшеннән сорый:

– Нигә җибәрдең, кем иде ул? Болай чапкан өчен хәйран акча каерьп була иде бит!

– Кем икәнен белмим. Аның каравы, аны министр йөртә.

 


* * *

Ресторанда күңелсезләнеп бер абзый утыра. Бертуктаусыз башын уа, елар хәлгә җиткән. Каршысында – тулы чәркә. Шунда берәү йөгереп килә дә тегенең чәркәсен эчеп, күздән югала. Кайгыга баткан абзый, тагын да кәефсезләнеп:

– Тормышмыни бу?! Фатирымны таладылар, дача янды, хатын ташлап китте, сөяркәм дә юк. Хәзер менә бер оятсызы агуымны да эчте.

 


* * *

Кораб һәлакәткә эләгә һәм бата. Ялгыз утрауга гаҗәеп рәвештә котылган ир кеше йөзеп килә, ә утрауда аны хатыны каршы ала.

– Тәүлек буе кайда йөрдең? Пароход кичә үк баткан иде ич?

Фото: funik.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: