Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
3 сентябрь 2021, 22:08

Сәет сәкегә сузып салып Сараны

Хикәя-бикәяләр конкурсына.

Сәет сәкегә сузып салып Сараны
Сәет сәкегә сузып салып Сараны

ЧИЯЛЕКТӘГЕ ЧИШМӘДӘ

 


Чишмәдәге Чыңгыз чияләргә чагыштырырдай чибәр Чулпанны чишмәгә чакыртты. Чыр-чу, чыпчыклар чутылдашты, чикерткәләр черелдәде. Чишмә чылтырады. Чирәмдә чибәркәйләр чөкердәште. Челләгә чыныкмаган Чыңгыз чыдамады, чыраен чытты.

Чулпан Чыңгызның чигәсен чеметеп, чиркана-чиркана Чыршылыкка чапты.

...Чыр-чу чыпчыклар чутылдашты. Челтер-челтер чишмә челтерәде. Чыршылыкта чибәркәйләр чөкердәште... чукынчыклар...

 

 

 

Зөлфия ГАЗИЕВА,

Авыргазы районы.

 


СЫНДЫРМАСКА “САБАК”

 


Сантый Сара сыерларга, сарыкларга салам салганда сәнәк сабын сугып сындырган. Сәнәк сабын сугып сындыргач, сөеклесе Сәеткә сыпырган. Сәет сәкегә сузып салып Сараны сәнәк сабын сугып сындырганга... сабагын “санаган”.

Сәнәкләр сынсын! Сөеклеләр сайрашсын!

 


Г. ГӘРӘЕВ,

Борай районы.

 


Фото: 1zoom.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: