

Бүген Башкортстан Язучылар берлегендә З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшрияты һәм Татар китап нәшриятының "Кардәшлек киштәсе" сериясенең яңа китаплары тәкъдим ителде.
Чарада Башкортстан матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, "Белый город" нәшрияты генераль директоры, Русия китап нәширләре ассоциациясе президенты Константин Чеченев, Русия Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Николай Иванов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшрияты директоры Эльмира Хәйретдинова, Татар китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин, "Удмуртия" китап нәшрияты директоры Юрий Кузнецов, Мари китап нәшрияты директоры Эдуард Иманаев, республиканың халык шагыйре Кадим Аралбай, шагыйрь Мөнир Вафин, нәшрият хезмәткәрләре, язучылар, шагыйрьләр, китап сөючеләр катнашты.
Нәширләр, кунаклар әйтүенчә, "Кардәшлек киштәсе" кебек проект Русиядә бердәнбер һәм ике республика арасындагы дуслык күпере булып тора. Әдәбиятны пропагандалау, мәдәни элемтәләрне саклау җәһәтеннән ул зур әһәмияткә ия.
Быел серия кысаларында Айгиз Баймөхәммәтовның Казанда татар телендә – "Урам балалары", ә Рөстәм Галиуллинның башкортча "Йыһан" китаплары басылып чыккан. Бу ике талантлы яшь автор прозада җиң сызганып эшли, аларның әсәрләрен аеруча яшь аудитория үз итә. Шуның белән беррәттән алар актив иҗтимагый эш алып бара, туган әдәбиятларны үстерү өчен зур көч куя.
Айгиз Гыйззәт улы – унбиштән артык китап авторы. Алар Русиядә генә түгел, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка чит илләрдә дөнья күрде. Башкортстан Язучылар берлеге исә һәртөрле әдәби, мәдәни чаралар үзәгенә әверелде.
Рөстәм Госман улы “Казан утлары” журналында баш мөхәррир булып эшләгәндә, журналның махсус китап сериясенә нигез салды, анда Татарстаннан гына түгел, Башкортстаннан да дистәләгән язучыларның китаплары дөнья күреп, тиз арада укучыга юл алды. Ә инде нәшриятны җитәкли башлагач, шулай ук яңа исемнәргә яшел юл ачты. Аңа БР Язучылар берлегенең Рәми Гарипов исемендәге медале тапшырылды. Рөстәм Галиуллинның китабын нәшриятның Ленин урамындагы фирма кибетеннән алып укырга мөмкин.
Чараны Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Заһидә Мусина һәм Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова оста итеп алып барды.