

Танылган башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәт бу җыентыкка кергән повестьларында төрле сәбәпләр аркасында гаилә җылысыннан мәхрүм булып урамда калган яисә балалар йортына килеп эләккән ятимнәр темасын күтәрә. Автор үз язмышы һәм йөрәге аша үткәргән вакыйгаларны җан тетрәнерлек итеп тасвирлау белән бергә, ятимлекнең сәбәпләре хакында һәм, гомумән, җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне киметү турында бергәләп уйланырга чакыра. Китапка язучының “Урам балалары”, “Кояшка әйләнермен мин”, “Калдырма, әнкәй!” һәм “Әкиятсез балачак” повестьлары кергән.
Озакламый әлеге җыентык Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә һәм сайтында пәйда булачак.
Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз!
Чыганак: Татарстан китап нәшрияты сайты.