Башкортстанның Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге үзәк китапханәсендә “Утташ күршеләр” сериясендә чыккан китапларны тәкъдим итү чарасы узды. Китаплар Башкортстан Башлыгы фонды грантына нәшер ителгән. Әлеге проектка ярашлы башкорт һәм татар телләрендәге әсәрләр урыс теленә тәрҗемә ителде. Бу проект узган елның июлендә башланып, 30 сентябрь - халыкара тәрҗемәчеләр көнендә ябылган иде. Конкурска төрле төбәкләрдә яшәүче 62 тәрҗемәчедән 80 гариза килгән. Нәтиҗәләр буенча биш тәрҗемәче җиңүгә иреште. Тәрҗемә ителгән китаплар арасында Таңчулпан Гарипованың Алик Шакиров тәрҗемәсендә “Костры на берегу”, Дилә Булгакованың Заһидә Мусина тәрҗемәсендә балалар өчен “Сокровище” дип аталган хикәяләр китабы, Мәрьям Буракаеваның кызы Зөһрә Буракаева тәрҗемә иткән “Сестричка” документаль романы, Зиннур Ураксинның улы Юлдаш Ураксин тәрҗемә иткән “Первопроходец” дигән китаплар бар. Шулай ук Новосибирскийда яшәүче тәрҗемәче Юрий Татаренко 22 авторның шигырьләрен тәрҗемә иткән “Поиски счастья” китабы да тәкъдим ителде. Бу китапка Шәехзадә Бабич, Мостай Кәрим, Рәми Гариповлардан башлап бүгенге көндә иҗат итүче шагыйрьләрнең иҗаты да кергән. Алар арасында милләттәшләребез Рафига Усманова, Лилия Сәгыйдуллина, Халисә Рәйхан, “Тулпар” хезмәткәрләре Илдус Фазлетдинов һәм Мөнир Вафинның да шигырь сәхифәләре урын алган.
Бу проектның идея авторы һәм җитәкчесе Башкортстан Язучылары берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, кураторлары Искәндәр Хәсәнов һәм Светлана Чураева.