Чара нәшриятның яңа фирма кибетендә (Уфа шәһәре, Ленин урамы, 26) күркәм шартларда оештырылды. Анда биш авторның бишесе дә һәм җыентыкның мөхәррирләре, Башкортстан "Китап" нәшрияты хезмәткәрләре, матбугат вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты.
Аида Хәйртдинова (Балтач), Фәнзәлия Мәснәвиева (Борай районы), Гөлфинә Сәлимова (Илеш районы), Сания Шәрипова (Бүздәк), Мәсүфә Әюпова (Борай районы) иҗат иткән чәчмә әсәрләр гомум бер китапка тупланса да, аларның җыентыклары аерым китап хокукына ия һәм Язучылар берлегенә кабул итү процессында бер баскыч булып санала ала.
Биш авторның да әсәрләре Башкортстан матбугатында еш басылып тора. Шуларның иң уңышлылары Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе утырышында тикшерелеп, уңай бәя алган. Башкортстан "Китап" нәшрияты мөхәррире Гөлшат Абдуллина, җыентыкны төзегәндә, иләкнең янә дә ваграгын кулланып, әсәрләрен иң-иңнәрен генә сайлаган. Авторларга килгәндә, географик принцип та, яшь үзенчәлекләре, идея-тема һәм жанр сыйфатлары төрлелеге дә сакланган. Повесть һәм хикәяләрдә замандашларыбызның чагу образлары, якташларыбыз кичергән тарихи һәм заманча кискен хәл-вакыйгалар чагылыш таба. Китапта авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, укытучылар, балалар - төрле социаль катлам вәкилләре гәүдәләндерелә, аларның уй-хыяллары, гамәлләре, хатирәләре тергезелә.
Авторларның һәрберсенә сүз бирелеп, алар үзләре һәм әсәрләре турында сөйләп үттеләр, сорауларга җавап бирделәр.
Китапны тәкъдир итү чарасында Башкортстан "Китап" нәшриятының баш мөхәррире Зөлфия Карабаева, нәфис әдәбият бүлеге мөдире Эльвира Якупова, ветеран-мөхәррир Динә Морзакаева, шагыйрә Фәния Габидуллина, Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөйләйманов чыгыш ясады. Музыкаль күчтәнәчне Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Линат Гәрәев, Валерий Назаров әзерләгән. Чараны нәшриятның маркетология һәм реклама бүлеге һәм Башкортстан халыклары әдәбияты секторы мөхәррире Дилбәр Әхтәмова оештырып, "Шәрык" радиосы дикторы Зәлия Ахунова алып барды.
Автор фотосы.