Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
15 октябрь 2024, 11:39

“Галәмнең дүрт тарафы” кайда?

17 октябрьдә көндезге сәгать 12дә “Китап” нәшриятының фирма кибетендә  Мостай КӘРИМнең “Ғаләмдең дүрт тарафы” китабының исем туе үтәчәк. Рәхим итегез!

“Галәмнең дүрт тарафы” кайда?
“Галәмнең дүрт тарафы” кайда?

Агымдагы елның 20 октябрендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 105 ел тула. Юбилей уңаеннан Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияты әдипнең “Ғаләмдең дүрт тарафы” дип аталган китабын нәшер итте. Аны тәкъдим итү чарасы 17 октябрьдә көндезге сәгать уникедә “Китап” нәшриятының фирма кибетендә узачак. Кибетнең адресы: Уфа шәһәре, Ленин урамы, 26 нчы йорт. Китапны биредә үк сатып алырга да мөмкин.

Рәхим итегез!

Чыганак: https://vk.com/wall-227525503_40

“Галәмнең дүрт тарафы” кайда?
“Галәмнең дүрт тарафы” кайда?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: