Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
2 октябрь , 20:41

Татарстан китап нәшриятында – башкорт язучылары китаплары!

7 октябрьдә Казанда Фәрзәнә Гобәйдуллинаның “Әнием кояш икән”, Венер Исхаковның “Министр була яздым!” китапларының презентациясе үтәчәк. Шунда ук татар шагыйре Рафис Корбанның Уфада башкорт телендә чыккан “Мин байрамдар яратам” җыентыгы да китап сөючеләр хозурына чыгарылачак.

Татарстан китап нәшриятында – башкорт язучылары китаплары!
Татарстан китап нәшриятында – башкорт язучылары китаплары!

Башкорт язучыларының китаплары быел Татарстан китап нәшриятында “Кардәшлек киштәсе” сериясендә дөнья күргән. Шушы ук сериядә татар шагыйре Рафис Корбанның “Мин байрамдар яратам” дип аталган балалар өчен җыентыгы Уфада, башкорт телендә басылып чыкты. Китапларның аннотациясендә аларга түбәндәге тасвирлама бирелә:

“Танылган шагыйрь, язучы Р.Корбанның китабында авторның балалар өчен күңелле, мавыктыргыч шигырьләре башкорт теленә тәрҗемә ителеп бирелде. Әлеге басма Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында дөнья күрде.

Шагыйрә, мөгаллимә Ф.Гобәйдуллинаның китабында зөбәрҗәттәй яшел аланнарда курай уйный торган җил-малайлар йөгерешә; кызыл, сары, яшел, зәңгәр төсләр биешә; салмалар вә бавырсаклар пешә. Әлеге басма Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.

Язучы-сатирик, журналист В.Исхаковның китабына тупланган юмористик хикәяләре коры күңел ачуга, авыз еруга гына кайтып калмый, аларда гыйбрәтле хәл-вакыйгалар аша тормыштагы әхлакый җитешсезлекләр дә фаш ителә. Әлеге басма Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.”

Китап туе 7 октябрьдә, көндезге сәгать өчтә Казандагы “Ногай” кунакханәсенең Г. Тукай залында башланачак. Керү бушлай. Дуслык бәйрәменә рәхим итегез, әдәбият сөючеләр!

Чыганак: https://t.me/tatkniga/1562

Татарстан китап нәшриятында – башкорт язучылары китаплары!
Татарстан китап нәшриятында – башкорт язучылары китаплары!
Татарстан китап нәшриятында – башкорт язучылары китаплары!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: