-4 °С
Кар
Шимбә көнне узачак тантанага барлык китап сөючеләр дә чакырыла, анда беренче сатып алучылар өчен махсус призлар уйнату каралган. Ачылу көнендә бөтен ассортиментка ташламалар гамәлдә булачак. Килүчеләрне бүләкләр, уеннар һәм яхшы кәеф көтә.
Көндезге сәгать 1дә «Әкиятләр илендә» дип аталган мавыктыргыч чара башлана. Анда Башкортстанның атказанган артисты Шаһит Хамматов яшь кунакларга китаплар укыячак.
«Китап» фирма кибете авторлар һәм нәширләр өчен яңа платформа биреп, республикабыз мәдәниятен һәм әдәбиятын популярлаштыруга юнәлтелгән. Ул китап сөючеләрне җәлеп итү үзәге һәм төрле мәдәни вакыйгалар уздыру урыны булачак.