Барлык яңалыклар

Айгиз Баймөхәммәтовның Кыргызстанда ике китабы чыккан

Быел апрельдә Бишкәк шәһәренең Спорт сараенда Айгиз Баймөхәммәтов үз китабының исем туен үткәргән, анда өч меңгә якын кеше җыелган иде.

Айгиз Баймөхәммәтовның Кыргызстанда ике китабы чыккан
Айгиз Баймөхәммәтовның Кыргызстанда ике китабы чыккан

Кыргызстанда башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның китаплары рус һәм кыргыз телләрендә дөнья күрде. Әсәрне кыргыз теленә – филология фәннәре кандидаты, Ош дәүләт университеты доценты, «Жетиген» лицее директоры Кыялбәк Акматов, ә урысчага Айгөл Гайнуллина тәрҗемә иткән. Бу – авторның Бишкәктә басылып чыккан дүртенче китабы. Аның киң билгеле «Калдырма, әни!» китабы быел март аенда шулай ук ике телдә дөнья күрде.

«Бу китап укучыларның соравы буенча тәрҗемә ителде, – дип билгеләде галим һәм педагог Кыялбәк Акматов. – Айгиз Баймөхәмәтовның төрле яшьтәге укучылары бик күп. Постсовет илләренең китап укучылары суверенитет елларында яңа җәмгыять корылышыннан көткән «могҗиза»ны кичерде: барлык боевик, куркыныч фильмнарны карады, детектив, фантастика укыды. Хәзер алар тормыш, кешенең күңел сафлыгы һәм изгелек турындагы әдәби әсәрләргә әйләнеп кайта. Баймөхәммәтовның повестьлары нәкъ шул хакта. Алар җәмгыятьне күптән борчыган социаль проблемаларны күтәрде».

Айгиз Баймөхәммәтов – Башкортстан һәм Русиянең Язучылар союзы әгъзасы, Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреты. Аның китаплары рус, татар, чуваш, казакъ, кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән. Әсәрләре буенча Башкортстан, Бурят Республикасы, Казакъстан театрларында спектаклләр куелган. «Калдырма, әни!» повесте Башкортстанда һәм Кыргызстанда уку программасына кертелгән.

Чыганак: Башинформ.

Айгиз Баймөхәммәтовның Кыргызстанда ике китабы чыккан
Айгиз Баймөхәммәтовның Кыргызстанда ике китабы чыккан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: