Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
30 декабрь 2021, 09:36

Яңа елга – “Яралы моң” белән

2022 ел алдыннан Татарстан китап нәшриятында якташыбыз, танылган шагыйрь һәм язучы Марат КӘБИРОВның шушы исемдәге шигъри җыентыгы дөнья күрде.

Яңа елга – “Яралы моң” белән
Яңа елга – “Яралы моң” белән

Марат Кәбиров – әдәбиятка шагыйрь буларак килеп, кабатланмас, бунтарь рухлы шигырьләре белән танылу яулаган шәхес. Башкортстан укучысына аның З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Өзәңгегә баскан чак”, үзнәшер юлы белән чыккан “Серләшик әле бер", "Күңелле табын" җыентыклары яхшы таныш. Кызганычка каршы, аның Казанга күченүенә инде 15 еллап вакыт үтеп, Татарстанда проза китаплары бер-бер артлы нәшер ителеп торса да, моңа кадәр Казанда бер генә шигъри җыентыгы да басылганы булмады. Һәм менә шатлык: Яңа ел алдыннан Татарстан китап нәшриятында Марат дустыбызның “Яралы моң” дип аталган бик саллы шигъри тупланмасы дөнья күргән. Бу уңайдан шагыйрь социаль челтәрләрдә түбәндәге белдерү белән чыгыш ясады:  

– Гадәттә, автор үзенең китабы чыкканны көтеп ала. Бу юлы алай булмады. Мин чыкканны китап көтеп торды. Хастаханәдән чыгып бераз адәм рәтенә кергәч, ниһаять, менә яңа китабымны кулыма алдым. Бу минем Татарстанда дөнья күргән беренче шигырьләр җыентыгы. Бик матур итеп эшләгәннәр. Тышлыгы да, кәгазе дә, шрифтлары да, хәтта... шигырьләре дә әйбәт. Шуларны укып: неужәли моны мин язганмын?” – дип аптырап утырам әле...

“Яралы моң” китабына төрле елларда язылган шигырьләр тупланган. Чын шигъриятне укып куану өчен, җыентыкның Уфа кибетләренә килеп җитүен түземсезлек белән көтеп калабыз!

Фото Марат Кәбировның “Фейсбук”тагы сәхифәсеннән алынды.

Яңа елга – “Яралы моң” белән
Яңа елга – “Яралы моң” белән
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: