Барлык яңалыклар
Киңәш базары
23 сентябрь 2025, 09:59

Гөмбә җыючылар колагына

Таныган гөмбәләрне генә җыегыз!

Гөмбә җыючылар колагына
Гөмбә җыючылар колагына

Беренче чиратта, таныш гөмбәләрне генә җыярга кирәк. Гөмбәнең ашарга яраклы булуына ышанмыйсыз икән, алмавыгыз хәерлерәк.

Бозылган, суалчаннар ияләшкән, кортлы гөмбәләрне җыярга ярамый.

"Чи гөмбә ашамагыз", — дип киңәш итәләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Шулай ук сәнәгать зоналары һәм автотрассалар янында гөмбә җыярга ярамый. Гөмбәнең кайсысы да һавадагы һәм җирдәге зарарлы матдәләрне үзләренә сеңдерергә сәләтле. 

"Агулануның беренче симптомнары пәйда булу белән үк (эч авырту, күңел болгану, косу) кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыру мотлак. Табиблар килгәнче зыян күрүченең косып, ашказанын юдырырга, ә аннары ятып торырга кирәк", - дип киңәш итә белгечләр.

Чыганак: Башинформ.

Фото: Freepik.ru.

Гөмбә җыючылар колагына
Гөмбә җыючылар колагына
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас