Барлык яңалыклар
Киңәш базары
12 Май 2025, 13:24

Көл – табигый ашлама

Көл – комплекслы табигый ашлама,  аның составында үсемлекләрне тукландыру өчен кирәкле булган 30лап (азоттан кала барысы да диярлек) микроэлемент бар. Көлне аеруча кыяр үсентеләре ярата.

Көл – табигый ашлама
Көл – табигый ашлама

Бакчада химия кулланырга теләмәгәндә, көл ярдәмгә килә ала. Әмма аны теплицада саклык белән кулланырга кирәк. Күпкә китсә, ул туфракны боза, ә кыярлар аның нейтраль реакцияле булуын  ярата.

Теплицадагы кыярны бер сезонда, гадәттә, көл белән 4 тапкыр “сыйларга” мөмкин:

беренче чын яфраклар барлыкка килгәч;

чәчәк ату башлангач;

кыярлар дәррәү өлгергәндә;

Өченче өстәмә ашламадан соң 2 атна үткәч.

Көлне кыяр төпләренә салып, туфрак белән күмештереп куялар. Яисә бер чиләк суга 1-2 стакан көл салып эретеп, һәр төпкә 0,5-2 литр нисбәтеннән сибәләр.

Көл – табигый ашлама
Көл – табигый ашлама
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас