Барлык яңалыклар
Киңәш базары
17 февраль 2025, 20:01

Шифалы ризык

Күрәгә – файдалы азык!

Шифалы ризык
Шифалы ризык

Күрәгә – калий чыганагы, кара җимеш – эчәкләр өчен кирәк, йөзем баш миен туендыра, чикләвек – май чыганагы, ул кан тамырлары-йөрәк авыруларыннан саклый. Бал белән лимонның файдасы турында әйтеп тә торасы юк. Боларны бергә кушып, шифалы ризык әзерләп була.

300 грамм әстерхан чикләвеге, 300 грамм күрәгә, 300 грамм инжир, 300 грамм кара җимеш, 2 стакан бал, 2 лимон алына.

Кипкән җиләк-җимешне һәм лимонны юып, иттарткычтан үткәрергә, шуңа бал кушып, пыяла банкага салырга. Әлеге катнашманы суыткычта саклыйлар.

Аны көнгә 2-3 тапкыр 1 чәй калагы кабып куярга кирәк. Әлеге катнашманы даими кулланырга була. Беткәч, 1-2 ай тәнәфес ясап, тагын дәвам итәргә мөмкин.

 

Фото: Freepik. Com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас