Барлык яңалыклар
Киңәш базары
15 февраль 2025, 21:07

Күзләрне саклыйк!

Кеше 90 процент мәгълүматны күзләр аша ала.

Күзләрне саклыйк!
Күзләрне саклыйк!

Күзләр иң мөһим органнарның берсе. Кеше 90 процент мәгълүматны күзләр аша ала.

Күзне сәламәтләндерү өчен диета төрле һәм витаминнарга бай булырга тиеш.

Иң яхшысы – көненә дүрт тапкыр туклану һәм яшелчә-җимешләргә өстенлек бирү.

Күзләр өчен иң кирәклесе – яшелчә салатлары һәм яңа сыгылган кишер, чөгендер, шпинат суты.

 

Кишер

 

Каротинга бай булу сәбәпле, күзләрнең күрү сәләтен арттыра.

 

Караҗиләк

 

Күзләр өчен файдалы А витаминына һәм башка матдәләргә бай.

 

Шпинат

 

Лютеинга бай булу сәбәпле, катарактаны һәм башка күз авыруларын искәртә. 

 

Кукуруз

 

Составында катарактадан файдалы күп антиоксидантлар бар.

 

Гөлҗимеш

 

С витаминына бай булу сәбәпле, күзләрнең гомум сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

 

Сельдь

 

Д витаминына һәм майлы кислоталарга бай.

 

Абрикос

 

Калийга һәм А витаминына бай.

 

Чөгендер

 

Составында С витамины һәм калий бар.

Зарарлы ризыклар

 

Алкоголь

 

Исерткечтән еш кына кан тамырлары зыян күрә, шул исәптән – күз тамырлары да.

 

Тоз

 

Артык тоз организмда суның тоткарлануына китерә. Ә бу исә, үз чиратында, күз басымының күтәрелүенә сәбәпче булуы ихтимал.

 

Майлы ит

 

Аны артык күп ашау канда холестерин дәрәҗәсен күтәрә, шул исәптән – күздәге кан тамырларында да.

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас