Бер крестьянның тракторы ватылган. Күпме генә тырышса да, аны төзәтә алмаган. Ниһаять, ул мастер чакырткан. Тегесе тракторны караган, стартер ничек эшләвен тикшергән, капотны ачып, барысын да җентекләп тикшергән. Аннары кулына чүкеч тотып, аны яхшылап төзәп, моторга бер тапкыр сугып алган. Мотор, әйтерсең лә ватылып тормаган да кебек, эшләп киткән. Мастер крестьянга ремонт суммасын әйткәч, крестьян канәгатьсезлек белдергән: “Чүкеч белән бер тапкыр суккан өчен шуның кадәр түләргә тиешменме?” – дип гаҗәпләнгән ул. “Чүкеч белән бер суккан өчен мин бер тәңкә генә сорадым, ә калган туксан тугыз тәңкәсен мин үземнең башымдагы белемем өчен алам, шушы белем булганга мин тиешле урынга нибары бер тапкыр гына сугып, тракторны төзәттем бит”, – дип җавап биргән бу оста.
Фото: shahrikazan.ru