Авырмас өчен барыннан да элек, сәламәт туклану кирәк. Рационда җиләк-җимеш, яшелчәләр, сөт продуктлары, майсыз ит һәм балык, йомырка булырга тиеш. Сарымсак, үлән чәйләре, җиләк-җимеш катнашмалары, чикләвекләр һәм бал иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк. Өстәмә рәвештә витаминлы комплекслар кабул итү тәкъдим ителә.
Сәламәтлек өчен физик активлык мөһим. Иртәнге зарядка, чаңгыда йөрү – болар барысы да организмны ныгытырга ярдәм итә.
Саф һавада даими йөрергә кирәк. Салкын чиста һава организмны чыныктыра һәм ныгыта. Җәяү йөрү өчен парклар, скверлар сайлап алу яхшырак, кешеләр күп җыела торган җәмәгать урыннарыннан качу яхшырак. Кием һәм аяк киеме җылы, җиңел һәм су үткәрми торган булырга тиеш. Кышкы чорда җылыту приборларының даими эшләве аркасында һава коры. Шуның аркасында тын юллары вирусларга ныграк бирешә. Моны булдырмас өчен биналарны даими җилләтергә һәм һаваны дымландырырга кирәк.